news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Визасыз хаҗга бару мөмкинлеге турында карар әлегә кабул ителмәгән – ТР Диния нәзарәте

Визасыз хаҗга бару мөмкинлеге турында карар әлегә кабул ителмәгән – ТР Диния нәзарәте
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан мөселманнарының виза рәсмиләштермичә хаҗ һәм гомрә кылу максаты белән Мәккә һәм Мәдинәгә бара алу-алмаулары турында карар әлегә кабул ителмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк Россия белән Согуд Гарәбстанының үзара визаларны гамәлдән чыгару турында килешүгә кул куюлары билгеле булган иде.

«Әлегә хаҗ һәм гомрә буенча карар юк», – дип белдерделәр ТР Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot