Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вице-премьер Андрей Белоусов коронавирусның өченче дулкыны булу ихтималын кире какты
Россиядә коронавирус вазгыяте алга таба вакцинация тизлегенә бәйле булачак.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның өченче дулкыны көтелми.
Бүгенге көндә авыруның яңа күрсәткечләрен коронавирусның яңа дулкыны дип санарга ярамый, алар бары тик «локаль очраклар» гына булып тора. Петербург халыкара икътисади форумында Россиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов шул хакта әйтте.
Аның сүзләренчә, Россиядә коронавирус вазгыяте алга таба вакцинация тизлегенә бәйле булачак.
Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләгәнчә, илдә коллектив иммунитетка быелның сентябрь аенда ирешергә мөмкин. Моның өчен халыкның 60 процентына, ягъни 69 млн кешегә коронавирустан прививка ясатырга кирәк.
Сентябрьгә коллектив иммунитетны 60 процентка җиткерү турында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз