news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Витебск өлкәсен Татарстан белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе кызыксындыра

“Безнең өчен ике як мөнәсәбәтләрне үстерү бик мөһим”, - дип белдерде Витебск өлкәсе башкарма комитеты рәисе урынбасары Владимир Новацкий

(Витебск, 11 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусьны фашистлардан саклаганда һәлак булган Татарстан сугышчылары өчен һәйкәл ачу тантанасында катнашу өчен Витебск өлкәсенә сәфәре вакытында кичә өлкә башкарма комитетында өлкә җитәкчелеге, ветераннар һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу булды.
Витебск өлкәсе башкарма комитеты рәисе урынбасары Владимир Новацкий Витебск өлкәсен Татарстан белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе кызыксындыра, дип белдерде. “Безнең өчен ике як мөнәсәбәтләрен үстерү бик мөһим”, - диде ул.
Татарстан белән хезмәттәшлек динамик үсеш ала. Агымдагы елның 9 аенда Витебски өлкәсенең Татарстан Республикасы белән тышкы сәүдә күләме 16,3 миллион доллар тәшкил иткән һәм узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тапкыр арткан. Экспорт 5,8 млн. доллар тәшкил иткән, импорт 10 млн. доллардан артык.
“Тышкы сәүдә нәтиҗәлелеген күтәрү, Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен Татарстан җитәкчелегенең ярдәме кирәк дип уйлыйм”, - дип белдерде Владимир Новацкий.
ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов үз чиратында Витебск өлкәсе белән Татарстанның сәнәгать производствосы, гомумән алганда, икътисады охшаш, дип билгеләп үтте.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Беларусь предприятиеләре һәм эшмәкәрләргә сәүдә мәйданчыкларын актив үзләштерергә чакырды. Россия Федерациясендә булдырылган 3 электрон сәүдә мәйданнарының берсе Татарстанда эшли, анда реаль вакыт режимында сату үткәрелә, дип сөйләде Равил Моратов. Аның сүзләренчә,. Беларусь һәм Татарстан якларына тауар әйләнеше структурасын яңадан карарга вакыт җиткән.
Ул чыгышын тәмамлаганда, Витебск районы территориясендә Татарстан сугышчыларына һәйкәл кую турындагы мәсьәләнең тиз хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100