news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Витаминнар рак китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин - АКШ галимнәре

Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган.

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәре витаминнарны күп куллану җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеген ачыклаган. Колорадо университеты белгечләре күп витмин кабул итүче кешеләрдә онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу рискы зур булуын белдергән дип хәбәр иткән Informing.ru басмасы.

Галимнәр 10 ел дәвамында меңләгән пациентның сәламәтлеген өйрәнгән, өч ай саен тикшеренүләр үткәргән. Бер төркем витаминлы азык кушылмалары кабул иткән, икенчесе - плацебо. Тәҗрибә нәтиҗәләреннән ачыкланганча, А-бета-каротин витаминын күп куллану үпкә рагы китереп чыгару куркынычын 20 процентка арттырган. С витаминын артык куллану йөрәк-кан системасы проблемалары килеп чыгуны 34 процентка арттыруы ачыкланган. Шул сәбәпле, галимнәр витамин өстәмәләрен табиб белән киңәшләшеп кенә кабул итәргә өндәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100