news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко: "Жирәбә салуны нәкъ менә Казанда үткәрергә кирәклеккә шикләнмәдек"

Бүген Казанда Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу уза.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Кирилл Шлыков). Бүген Казанда Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу уза. Ул башланыр алдыннан Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко тантананы үткәрү урынын билгеләгән вакытта оештыру комитеты аның нәкъ менә Татарстан башкаласында узачагына шикләнмәдек, дип белдерде.

"Без, Конфедерацияләр кубогын үткәрү урынын билгеләгәндә, жирәбәне кайда үткәрик дип шикләнмәдек. Меңъеллые тарихы, соңгы елларда дистәләгән зур вакыйга кабул иткән, кирәкле инфраструктура, белем, тәҗрибә һәм яхшы спорт традицияләре булган шәһәр бит Казан. Жирәбә салу иң югары дәрәҗәдә узар дип уйлыйм", - диде Мутко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100