news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Мутко Татарстанның яшьләр һәм спорт җәмәгатьчелеге белән очрашты

В.Мутко үз чыгышында Россия Федерациясендә физкультура һәм спорт үсеше стратегиясен билгеләде

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталия Мутко яшьләр һәм спорт җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев һәм Россия студентлары спорт берлеге президенты Олег Матыцин да катнашты.
В.Мутко үз чыгышында Россия Федерациясендә физкультура һәм спорт үсеше стратегиясен билгеләде. Аның сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга, балалар һәм яшьләрне спортка җәлеп итү буенча актив эш алып барырга кирәк. Виталий Мутко Казандагы чыгышында РФ вузларын аккредитацияләгәндә вузның спорт инфраструктурасына да объектив бәя бирергә кирәк дигән фикер белдерде.
Шулай ук В.Мутко Россиядә югары казанышлар спортын үстерү темасын да күтәрде. Аның фикеренчә, спортчы югары нәтиҗәләргә ирешсен өчен яхшы тренер, ярышларга әзерләү методикасы, тиешле дәрәҗәдә туклану һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү кирәк.
Соңыннан В.Мутко ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының дәүләт идарәсе һәм туристлык эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Михаил Гермогентовка туриндустрия өлкәсенең “Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесен тапшырды. Шулай ук республиканың 16 тармак хезмәткәренә Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Мактаулы грамоталары тапшырылды.
.

news_right_1
news_right_2
news_bot