news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко: Татарстан эшчәнлеген югары бәялибез

Казан танылырлык спорт үзәгенә әверелде, дип җиткерде Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы күзәтү советының 55 нче утырышында катнашты. Утырышны видеоконференция элемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Чыгышында Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2017 елда Татарстан берничә эре чара кабул итте. Шул исәптән Конфедерацияләр Кубогы матчлары, Red Bull Air Race авиаузышлары, физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм югары вазифа затларның халыкара конференциясе һәм башка чаралар. Моннан тыш, якындагы елларда республикада 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты, һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition-2019 дөнья чемпионаты, 2022 елда кыска бассейнда йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак.

«Без эре спорт вакыйгаларын уздыру өлешендә, аеруча спортны үстерү буенча Дирекция һәм Татарстан Республикасы эшчәнлеген югары бәялибез, – диде Виталий Мутко. – Казан танылырлык спорт үзәгенә әверелде. Сезгә җитди чараларны уздыруны ышанып тапшыралар һәм сезгә бик теләп киләләр».

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Виталий Муткога һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгына төрле проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Киләсе елның мөһим вакыйгасы – футбол буенча дөнья чемпионаты. Дирекциянең тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре бу чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итәчәк, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Эшче һөнәрләре буенча WorldSkills чемпонатына әзерлек тиешенчә бара. Төп йөкләнеш Дирекциягә төшә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күптән түгел Татарстан вәкилләре Абу-Дабидагы WorldSkills ярышларын уздыру тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Аннары утырышта катнашучылар 2017 елда Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычларын билгеләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100