news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко төбәкләрне инвалидлар спортын үстерергә чакырды

Үз ягыннан федераль үзәк паралимпия үзәкләре төзүдә федерация субъектларына ярдәм итәргә әзер

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Россия төбәкләренә федераль үзәк белән бергә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спортны үстерергә кирәк. Бу хакта бүген РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Казанда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында узган “2010 елга кадәр Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыру механизмнары” дип исемләнгән физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләре Бөтенроссия семинар–киңәшмәсендә хәбәр итте.
“Бүген илдә инвалидлар арасында физик культура һәм спортны үстерүгә мөнәсәбәт үзгәрде дип әйтергә мөмкин. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр актив рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп ителә, аларның иң сәләтлеләре югары казанышлар спорты белән дә шөгыльләнә ала, – дип ассызыклады Виталий Мутко. – Әмма хәл итәсе мәсьәләләр күп әле. Спорт белән шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өлешен 20 процентка кадәр арттыру физкультура һәм спортны үстерүдә төп ориентирлар сыйфатында күрсәтелә. Бүген алар бездә нибары 3 процентны тәшкил итә”.
Виталий Мутконың сүзләренә караганда, инвалидлар спортын үстерү эше күп төбәкләрдә алып барыла. “Минемчә, барысын да бер системага берләштерергә кирәк. Мисал өчен, Тулада паралимпия хәрәкәте үзәге төзелде, тиешле ставкалар билгеләнде, әмма үзәк элеккеге балалар бакчасында урнашкан, ә инвалидларны икенче катка кулда күтәреп менәләр. Бу, әлбәттә инде, система түгел”.
“Без махсус үзәкләр төзүдә төбәкләргә ярдәм күрсәтергә әзер. 82 паралимпия спорты үзәге (һәр төбәктә берне) төзү безгә нәрсә ул, – дип мөрәҗәгать итте В.Мутко Россия төбәкләренең спорт ведомстволары җитәкчеләренә. – Әйдәгез, бу хакта бергәләп уйлашыйк, спортның яңа төрләрен үстерик. Хәзерге вакытта без спортның 5 паралимпия төренең өчесендә генә чыгыш ясыйбыз. Бу – уртак бурыч һәм без аны хәл итәргә тиеш”.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100