news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко: “Спорт федерациясе җитәкчеләрен алмаштыруга сак карарга кирәк”

РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры фикеренчә, министрлардан спорт федерациясеннән тизрәк чыгуларын таләп итәргә кирәкми

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры, Россия футбол берләшмәсе президенты Виталий Мутко Россия Президенты Дмитрий Медведевның спорт федерациясе җитәкчеләрен алмаштыру турындагы боерыгын гамәлгә ашыруга сак карарга кирәк, дип саный.
“6 ай элек мин Президент белән бу мәсьәлә буенча фикер алыштым. Гомумән алганда, мин Президент белән килешәм, - диде бүген Виталий Мутко “Россия – спорт державасы” форумы нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә. – Мин бүген федерацияләрне профессиональ кешеләр, бу эш белән даими шөгыльләнүчеләр җитәкләргә тиеш дигән фикер белән килешәм”.
“Халыкара федерацияләрдә үз позициябезне югалту – безнең проблема булып тора. Министр яки бизнесмен, әлбәттә, барлык мәсьәләләр белән шөгыльләнмәячәк, – дип саный В.Мутко. - Әгәр ниндидер федерациянең башкарма комитеты әгъзасы булган очракта елга 150-160 көнне халыкара эшчәнлеккә багышларга кирәк. Әгәр халыкара очрашуларга президент урынына икенче зат барса, алар тиешле дәрәҗәгә ия булмаячак”.
Шул ук вакытта Виталий Мутко күп кенә дәүләт эшлеклеләре спорт федерацияләре президенты ролен яхшы башкара. “Менә Левитин әфәнде өстәл теннисы өчен яши, инвестицияләр кертә, аны үстерү белән шөгыльләнә”, - диде В.Мутко.
Аның фикеренчә, Россиядә профессиональ спорт менеджерлары җитми. “Безгә менеджерларны үстерергә кирәк, хәзерге вакытта алар бөтенләй юк. Менә Кущенко бар, ул баскетболны күтәрде, хәзер биатлон белән шөгыльләнә. Без уннарча еллар бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәдек. Ә бу вакытта безнең спортчылар карьерасын тәмамлап кайсы кая китә”, - дип билгеләп үтте министр.
“Президент стратегик төгәл мәсьәлә куйды. Чыннан да федерацияләр дәүләт партнерлары булсын һәм үзләре өстенә җаваплылык алсын өчен моны эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Виталий Мутко. - Ә менә темплар буенча мин тагын дәүләт башлыгы һәм Хөкүмәт Рәисе белән сөйләшәчәкмен”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100