news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко Россия халкын Физкультурачылар көне белән котлады

Физкультурачылар көне 1939 елдан башлап һәр елны августның икенче шимбәсендә үткәрелеп килә.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Россия вице-премьеры Виталий Мутко Россия халкын Физкультурачылар көне белән котлады, дип хәбәр итә ТАСС.

“Физкультурачылар көне – бу профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел, ә барлык спорт, физик культура белән шөгыльләнүчеләр көне дә, физкультурадан кәеф тә яхшыра”, – дип билгеләп үткән Мутко.

Ул шулай ук физкультурага мәхәббәтне яшьтән үк – балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән башлап, югары уку йортларында тәрбияләргә кирәк, дип саный.

Физкультурачылар көне 1939 елдан башлап, һәр елны, августның икенче шимбәсендә үткәрелеп килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100