news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Мутко Россия футбол берлеге президенты вазифасыннан китте

Чираттан тыш сайлауга кадәр президент вазифаларын Россиянең футбол премьер-лигасы башлыгы Сергей Прядкин башкарачак.

Виталий Мутко Россия футбол берлеге президенты вазифасыннан китте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Виталий Мутко Россия футбол берлеге (РФС) президенты постыннан китте. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

2019 елның февраленә кадәр президент вазифаларын Россиянең футбол премьер-лигасы башлыгы Сергей Прядкин башкарачак.

22 февральдә РФСның чираттан тыш хисап-сайлау конференциясе була. Яңа президенты шул вакытта сайлыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә. 

  • Виталий Мутко РФСны 2005 елның апреленнән 2009 елның ноябренә кадәр, 2015 елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр җитәкләде.
news_right_1
news_right_2
news_bot