news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Мутко Казанның «Рубин» футбол клубы базасында булды

Россия футбол союзы президенты яңа кырның сыйфаты белән канәгать калды.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россиянең вице-премьеры, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко кичә Казанның «Рубин» футбол клубы базасында булды, аның инфраструктурасы белән танышты. Бу хакта клубның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мутко футбол клубы президенты Радик Шәймиев, «Рубин»ның баш теренеры Корбан Бердыев белән әңгәмә үткәрде, шулай ук команда уенчыларын сәламләде. Россия футбол союзы президенты күргәннәрдән, аерым алганда, яңа кырның сыйфаты белән канәгать калды.

Искәртеп узыйк, «Рубин» базасы 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашачак бер җыелма команданың күнекмә үзәге булачак.
Элегрәк Мутко футбол икътисадын үстерүне Россиянең төп бурычларыннан берсе дип атаган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot