news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Мутко Казанда спорт объектларын караячак

Россия вице-премьеры илдә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына төзелүче төп объектларның әзерлеге өчен җаваплы.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Казанга эшлекле визит белән 23 ноябрь көнне кич Россия Хөкүмәте рәисенең cпорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Виталий Мутко килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген ул Казанда спорт объектларын караячак һәм эшлекле очрашулар уздырачак.

Мәгълүм булганча, Виталий Мутко Россиядә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына төзелүче төп объектларның әзерлеге өчен җаваплы. 23 ноябрьдә ул Самара шәһәрендә яңа “Самара-Арена” стадионы төзелеше белән танышкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot