news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко: “Казанда спорт форумы бик югары дәрәҗәдә узды”

Министр фикеренчә, киләчәктә “Россия – спорт державасы” форумында катнашачак Россия төбәкләренә җиңелгә туры килмәячәк

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанда “Россия – спорт державасы” I форумы бик югары дәрәҗәдә узды. Бүген Казанда узган форумның пленар утырышында РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко шулай дип белдерде.
Казанда “Россия – спорт державасы” уңышлы узды. Илдә тагын бер фикер алышу мәйданы пәйда булды. Форумның уңышлы узуы, ел саен үткәрүгә нигез булып тора. Чара РФ Президенты, Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә үткәрелгәч, безнең кабул ителгән карарларны материзацияләү мөмкинлеге бар, - дип билгеләп үтте В.Мутко. Аның сүзләренчә, киләчәктә форумда спорт тармагы үсеше югары дәрәҗәдә булган Россия төбәкләре катнаша ала. Аерым алганда, Свердловски, Чиләбе, Мәскәү өлкәләре, Мордовия, Чувашия, Ханты-Манси автоном округы.
Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россиядә барлык җәмгыять тормышында физкультура һәм спортның роле үзгәрә. Спорт корылмалары, аларда үткәрелә торган ярышлар саны арта. Аның сүзләренчә, спорт белән даими шөгыльләнә торган россиялеләр саны ел саен 1,5 миллион кешегә арта. Министр 3 елда Россиянең бары тик 42 төбәге генә спорт өлкәсендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашты, дип зарланып алды.
“Безгә халыкның яшәү сыйфатларын яхшырту мәсьәләләрен хәл иткәндә физкультура һәм спорт тиешле урын алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Биредә, форум мәйданында бу мәсьәләләр шулай ук күтәрелде”, - диде Мутко. Аның сүзләренчә, форум кысаларында Россия Президенты докладында физкультура һәм спорт бүгенге көндә халыкның яшәү сыйфатларына йогынты ясый торган әһәмияткә ия тармакларның берсе дигән фикер яңгыраган.
Виталий Мутко үз чыгышында игътибарны спорт резервын әзерләү системасын модернизацияләргә кирәк булуына юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100