news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Мутко: "Казан Конфедерация кубогына җирәбә уздырырга әзер"

Виталий Мутко җирәбәгә әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылуын искәртә.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) Казан Конфедерация кубогына җирәбә оештыруга тулысынча әзер, дип белдерде бүген Россиянең Футбол берлеге президенты Виталий Мутко, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

Виталий Мутко сүзләренчә, комитетның төрле илләрдән булган әгъзалары оештыручыларны җирәбәгә әзерлек югары дәрәҗәдә узуы белән котлаган.

“Җирәбә уздыру гына түгел, ә Кубокка ничек әзерләнүебезне дә күрсәтергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. – Без Кубокка әзерлек буенча утырыш уздырдык, аның барышында комитетның төрле илләрдән булган әгъзалары һәр сорауны җентекләп өйрәнде -  билетлар сатудан башлап  коммуникацияләргә кадәр. Соңыннан алар безне әзерлек яхшы дәрәҗәдә булуы белән котлады”,  - ди Виталий Мутко.

“Казан спорт чараларын уздыруда зур тәҗрибәгә ия. Шәһәр әзер, бөтен коммуникацияләр бар. Бөтен спорт объектларын без булачак вакыйгага яраклаштырдык һәм федераль хакимият органнары, Татарстан Хөкүмәте белән зур эшләр башкардык”, - дип тә өстәде түрә.

Мәгълүм булганча, бүген шулай ук 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатында Казан илчеләре исемнәре дә игълан ителде. Алар - “Ак Барс” хоккей командасының элеккеге капитаны Алексей Морозов һәм җырчы Нюша.

news_right_1
news_right_2
news_bot