news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Виталий Мутко: “Хәзер Россия студентлар спорты берләшмәсенең роле җитәрлек дәрәҗәдә түгел”
Россия студентлар спорты берләшмәсе көчлерәк иҗтимагый оешма булырга тиеш, дип саный РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры
Скопировать ссылку
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Россия студентлар спорты берләшмәсе студентлар спортын үстерүдә әһәмиятлерәк роль уйнарга тиеш, дип саный РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко. Бу хакта ул бүген Казанда “Россия – спорт державасы” форумы нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә белдерде.
Виталий Мутко Россиядә студентлар спортын үстерүнең ике төп юнәлешен билгеләде. “Беренчедән, без вузларга матди-техник база өлкәсендә таләпләрне формалаштырырга тиеш. Икенчедән, спорт ярышлары, сайлап алу системасын булдырырга кирәк - һәм бу эшләнәчәк”, дип белдерде министр.
В.Мутко фикеренчә, Россия студентлар спорты берләшмәсе студентлар спортын үстерүдә җитәрлек дәрәҗәдә актив катнашмый. “Ул бюджеттан акча алып, вузларда ярышлар системасын гамәлгә ашыра торган көчле иҗтимагый оешма булырга тиеш”, - дип саный РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2