news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко: Бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә

Россия футбол союзы президенты Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы әзерлекне югары бәяләде.

Виталий Мутко: Бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко Конфедерацияләр Кубогында Казан шәһәренең тоткан урынын билгеләде. Аның сүзләренчә, Казанга ышаныч һәм җаваплылык башка шәһәрләргә караганда күбрәк төшә.

“Казанның Россия Федерациясен уңайсыз хәлдә калдырганы булмады. Соңгы елларда ул Россиянең спорт каласына әверелде. Казанда Универсиада, Су ярышлары буенча дөнья чемпионаты булды. Монда югары дәрәҗәдәге чараларны оештыра, үткәрә беләләр. Моннан чыгып, бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә. Конфедерацияләр Кубогының төп уеннарын без Казанга бирдек”, - диде Виталий Мутко.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 24 июньдә, "Казан-Арена"да Россия һәм Мексика җыелма командалары А төркеменнән ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачаклар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100