news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Мутко: “Атнасына өч физкультура дәресе мәҗбүри стандарт булырга тиеш”

РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры бүген Казанда мәктәптә физкультура һәм спортны үстерү юнәлешләрен бәян итте

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Атнасына өч физкультура дәресе Россиянең барлык мәктәпләрендә мәҗбүри стандарт булырга тиеш. Бу хакта бүген РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Казанда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында узган “2010 елга кадәр Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыру механизмнары” дип исемләнгән физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләре Бөтенроссия семинар–киңәшмәсендә хәбәр итте.
Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, Россиядә физкультура һәм спортның барлык төп структураларын үзенә берләштерүче халыкны физкультура–спорт ягыннан тәрбияләүче илкүләм система булдырылырга тиеш. Бу – спорт клублары челтәрен булдыру, спорт–мәдәни чаралар системасын камилләштерү, бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе, Бөтенроссия физкультура–спорт комплексын гамәлгә кертү, мәктәп укучыларын тәрбияләү системасын яңарту һәм башкалар.
Әлеге стратегия нигезендә, 2020 елда Россиядә халыкның – 40, мәктәп укучыларының 80 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш.
В.Мутко фикеренчә, физик тәрбияне яңарту – яңа стратегиянең иң мөһим мәсьәләсе. “Барыннан да элек, бердәм система булдырырга кирәк. Күп кенә төбәкләрдә мондый тәҗрибә бар инде”, – диде министр.
В.Мутконың сүзләренә караганда, барыннан да элек мәктәпләрдә физик тәрбия системасын яңартырга кирәк. “Россиядә 45 мең мәктәп бар, аларда 13 миллион бала шөгыльләнә. Әмма мәктәпләрдә җитди физик тәрбия юк диярлек, – дип саный министр. – Безгә яңа белем бирү стандарты кертергә, физик тәрбия укытучысының статусын күтәрергә кирәк. Без барлык балалар өчен атнасына өч физкультура дәресен мәҗбүри итәргә тиешбез”.
В.Мутко шулай ук мәктәп программасына спортның уен төрләре буенча комплекслы ярышлар кертү кирәклегенә игътибар юнәлтте.
Министр укучылар арасында үткәрелүче спартакиаданы тәнкыйть утына тотты һәм аны күбрәк сандагы балаларны җәлеп итәрлек башка ярышларга алыштырырга тәкъдим итте.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100