news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Чуркин үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнде

Дипломатка бүләк фидакарьлеге, ныклыклыгы һәм югары һөнәри осталыгы өчен бирелгән.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Виталий Чуркинны “Батырлык ордены” белән бүләкләү турында карарга кул куйган. Бу хакта ТАСС яза.

Бүләк “АКШ, Нью-Йоркта Россия Федерациясенең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле постында күрсәткән фидакарьлеге, ныклыгы һәм югары һөнәри осталыгы өчен” бирелә, дип хәбәр иткән Кремль матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле Виталий Чуркин 20 февральдә 65 яше тулырга бер көн кала вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot