Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Виталий Чуркин гәүдәсе табутта Мәскәүгә кайтарылган
Нью-Йоркта Чуркин белән Россиянең даими вәкиллеге коллективы, БМО секретариаты хезмәткәрләре хушлашкан.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). 20 февраль көнне Нью-Йоркта вафат булган Виталий Чуркин гәүдәсе белән табут Мәскәүгә китерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Нью-Йоркта Россиянең даими вәкиллеге коллективы, БМО секретариаты хезмәткәрләре Чуркин белән 21 февраль көнне хушлашкан.
Чуркин белән хушлашу 24 февраль көнне 10.30да Россия Федерациясе Президентының Эшләре идарәсе «Сырхауханә белән үзәк клиник хастаханә»сенең Зур матәм залында үтәчәк. Чуркинны Троекуров зиратында җирләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 20 февраль көнне иртән Нью-Йоркта Виталий Чуркин үзен начар хис итә башлаган. Аннан соң аны Нью-Йоркның Пресвитериан госпиталенә озатканнар. 64 яшьлек дипломат шунда йөрәк өянәгеннән вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз