news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виталий Агаповны керәшеннәрнең үз телендә сөйләшмәве борчый

Алдагы керәшен форумнарында ул бер көнне керәшенчә генә сөйләүгә багышларга тәкъдим итте.

Виталий Агаповны керәшеннәрнең үз телендә сөйләшмәве борчый
Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чаллы керәшеннәре оешмасы рәисе Виталий Агапов керәшеннәрнең үз телендә сөйләшмәвенә борчылуын әйтте. Бу хакта ул бүген керәшен яшьләренең IV форумында пленар утырышта ясаган чыгышында белдерде.

“Чаллыда 1991 елда беренчеләрдән булып оештык. Мине керәшеннәрнең керәшенчә сөйләшмәве борчый. Мин алга таба мондый форумнарда бер көнне чыгыш ясаучыларның керәшенчә генә сөйләвен тәкъдим итәм, юкса төшеп калабыз Россия халыклары арасыннан. Берәр көнне туган телгә багышларга тәкъдим итәм, ул татар теленә охшаш, әмма бөтенләй үк түгел”, - диде Виталий Агапов.

Ул, шулай ук, Казанда керәшеннәрнең яшьләр канаты оешмасы булмавын, Чаллыда ул беренчеләрдән булып оешканын искәртте. “Казанда форум узып, “Бәрәкәт” барлыкка килгәннән соң, Чаллы керәшен яшьләре оешмасы пәйда булды. “Вконтакте” челтәрендә дә төркем бар”, - диде.

Агапов шәһәрләрдә керәшеннәр белән эшләү җиңел булмавын билгеләп узды. “Шәһәр шартларында керәшен яшьләрен җыю җиңел түгел. Яшьләр күбрәк күңел ачу чараларын көтә, әмма мин сезне киләчәктә бәйрәмнәргә генә түгел, безнең тамырларга карарга омтылуыгызны телим. Без белергә тиеш: Иван Грозный, әллә Петр беренче чукындырганмы, я элек-электән шулай килгән – мәҗүсилектән христианчылыкка күчкәнбезме... Без керәшен авылларынан яшьләрне бөртекләп җыябыз. 200 гә якын яшь кешене тупладык. Бөтен республика буенча яшьләр юнәлешен үстерергә кирәк, чөнки күпме генә җырлап йөрсәк тә, яшьләр килмәсә, безнең эшнең бәһасе чүп”, - диде Виталий Агапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100