news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Агаповка Россия мәдәният министрыннан Рәхмәт хаты бирелгән

Артист үзенең дөрес юнәлештә булуы турында язган.

Виталий Агаповка Россия мәдәният министрыннан Рәхмәт хаты бирелгән
архив

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Виталий Агаповка Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән Рәхмәт хаты бирелгән. Бу хакта артист үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

Министрның Рәхмәт хатында: "Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен", - дип язылган.

"Димәк, без әле җырлыйбыз һәм дөрес юнәлештә барабыз", - дигән Виталий Агапов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot