news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Смирнов ТР Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды

Виталий Смирнов ТР Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды
Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналы

ТР Үзәк сайлау комиссиясе республика Рәисен сайлауда катнашу өчен кандидатлардан документлар кабул итүне дәвам итә. Бүген, 28 июльдә, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән кандидат Виталий Смирнов Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатканча, кандидатлар теркәү - сайлау кампаниясенең төп этабы. Үзәк сайлау комиссиясенең эшче төркеме ун көн дәвамында тәкъдим ителгән документларны тикшерәчәк. Әгәр закон таләпләренә туры килсәләр, комиссия аларны теркәү турында карар кабул итәчәк. Кандидатлардан документлар кабул итү 30 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнә. Виталий Смирнов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырган икенче кандидат булды. Элегрәк, 24 июльдә, республиканың гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов шушы эшне башкарган иде.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, республика халкы ТР Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаячак.

Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ) һәм Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») республика Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot