Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Виталий Смирнов: Татарстанда сайлау алды кампаниясе тиешле кагыйдәләр нигезендә үтте
«Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге идарә рәисе, Татарстан Рәисе вазифасына кандидат Виталий Смирнов республика җитәкчесен сайлау барышына аңлатма бирде. Бу хакта «Казанские ведомости» газетасы яза.
«Татарстанда сайлаулар тыныч һәм лаеклы дәрәҗәдә узды. Гомумән алганда, Татарстанда сайлау алды кампаниясе тиешле кагыйдәләр нигезендә үтте», - дип белдерде сәясәтче. Смирнов инануынча, югары вазифаи затларны сайлауда һәр гражданин катнашырга тиеш. «Чөнки Татарстан Рәисен сайлау төбәк хәрәкәтенең алдагы курсын билгели. Тавыш бирергә килүчеләрнең дә, килмәүчеләрнең дә тормышы Рәиснең нинди карашта торуына бәйле булачак», - дип аңлатты ул.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланды.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнашты (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләде.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз