news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Смирнов Татарстан Рәисен сайлауларда тавыш бирде

«Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы идарәсе рәисе, Татарстан рәисе вазифасына кандидат Виталий Смирнов бердәм тавыш бирү көнендә катнашты, Республика рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан Рәисе сайлаулар төбәк хәрәкәтенең алдагы курсын берничә елга билгели, чөнки без республиканың беренче йөзен сайлыйбыз. Һәрберебезнең, тавыш бирергә килүчеләрнең дә, килмәүчеләрнең дә тормышы сайланган җитәкченең нинди концепцияләр һәм нинди карашлар яклавына бәйле булачак», – диде Смирнов.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot