Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Виталий Агапов Мариупольдән күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә концерт куярга җыена
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның халык артисты, ТР халыклары ассамблеясының Чаллы бүлеге җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Виталий Агапов үзенең иҗаты белән тамашачыларны сөендерү белән беррәттән хәйриячелеккә дә игътибар бирә, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы».
Кабыргаларын сындырып, хастаханәдә ятып чыкканнан соң, тернәкләнеп кабат сәхнәгә чыгарга җыена ул.
Киләсе атнада «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы иҗат коллективлары белән бергә Мариупольдән күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә җырларыбызны бүләк итәргә җыенабыз. Ул концерт «Жемчужина» шифаханәсендә булачак», – дип сөйләде Виталий Агапов.
Туган җирләрендә тапкан мал-мөлкәтләрен калдырып киткән кешеләр белән шәхсән сөйләшергә дә уйлыйм. Хәер, алар белән болай да элемтәдә торам. Әкрен генә урнашалар, яңа тормышка ияләнеп киләләр. Без бәлага тарыган кешеләргә кулыбыздан килгәнче төрле яклап ярдәм итәргә тиеш» – диде җырчы.
Сүз уңаеннан, Чаллының иҗат коллективлары, артистлар да Мариупольдән кайтучыларга ярдәм оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз