news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәвит Шакиров: Хатын-кыз эшләргә тиеш!

Шоумен шул ук вакытта хатыны иреннән күбрәк акча эшләгән гаиләләр нык булмый дигән фикерен җиткерде.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Шоумен Җәвит Шакиров фикеренчә, хатын-кыз хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта ул «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында «Хатын-кызга ни кирәк?» дигән темага фикер алышу барышында белдерде.

Чыгарылыш 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәкъдим ителде. Тапшыруда алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы, шоумен Җәвит Шакиров, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, блоггер һәм шоумен Айдар Садыков, Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев, журналист, продюсер Илфак Шиһапов «Хатын-кызга ни кирәк?» дигән сорауга җавап эзләде.

Әңгәмә барышында Җәвит Шакиров: «Хатын-кызга аралашу җитми. Әгәр дә хатын кыз, профессиясе була торып, өйдә мүкләнеп ята икән; кулында җегәре бар,эшлисе килә, халык арасына чыгасы килә икән, аны өйдә тоту дөрес түгел – эшләсен. Хатын-кыз эшләргә тиеш, кеше арасында булырга тиеш», – дип белдерде.

Шулай ук ул хатыны иреннән күбрәк акча эшләгән, гаиләдә хатын-кыз лидер булган гаиләләр нык булмый дигән фикерен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100