news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Visit Tatarstan видеоролигы “Искитмәле Россия-2017” бәйгесе финалына узган

“Татарстан: 1001 ләззәт” ролигы туристларга республикадагы күренекле, истәлекле урыннар һәм ял итү мөмкинлекләре турында сөйли.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Рәсми туристлык бренды булган Visit Tatarstan видеоролигы “Искитмәле Россия-2017” 4нче фестиваль бәйгесе финалына “Территорияне презентацияләү (төбәк, район, шәһәр)” номинациясе буенча узган. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр ителә.

“Татарстан: 1001 ләззәт” ролигы туристларга республикадагы күренекле, истәлекле урыннар һәм ял итү мөмкинлекләре турында сөйли.
Эксперт советы Идел буе федераль округы буенча әлеге бәйгедә катнашучыларны ачыклаган. Финалга 47 проект чыккан. Алар арасында Visit Tatarstan туристлык бренды проекты да бар.

Бәйге финалы быел 28- 29 апрель көннәрендә Ижевскида “Туризм. Спорт. Ял.” 8нче Бөтенроссия махсуслашкан туристлык күргәзмәсе кысаларында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot