news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Висагинас татарлары - «Бүгенге традицияләребез» смотр-конкурсы призеры

Литвада «Бүгенге традицияләребез» дип аталган республика смотр-конкурсына нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Литвада Җиңү бәйрәмнәре алдыннан игълан ителгән «Бүгенге традицияләребез» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Смотр-конкурсның максаты – борынгы традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, кыйммәтле һәм кабатланмас мәдәни вакыйгаларны саклап калу һәм шушы рухи мирасны халык арасында пропагандалау.
Җиңү көнендә Литваның Халык мәдәнияте үзәгендә конкурсны йомгаклау чарасы узды. Аның нәтиҗәләре буенча Литваның Висагинас татарлары җәмгыяте «Сабантуй» милли бәйрәме программасы белән җиңүчеләр исемлегенә керде һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Мондый онытылмас бәйрәмне оештыручыларның үзләре дә рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләккә ия булдылар, дип хәбәр итә Литвадан Зилә Кәримова.
Атомчылар шәһәре - Висагинаста быелгы Сабантуй бәйрәме 7 июньгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot