news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вирусолог: Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны аз

Күп кенә пациентларда авыру җиңел формада уза.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан үлем очраклары аз булуы, күп кенә пациентларның авыруы җиңел формада узуы, шулай ук хастаханәләрнең авыруларны кабул итүгә яхшы әзерлеге белән бәйле. Бу хакта Сеченов университетының Марцинов исемендәге медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулары институты директоры Александр Лукашев сүзләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

«Бу сан ике тапкыр да, өч тапкырга да үсәргә мөмкин», — диде вирусолог һәм Россиядә инфекциянең мондый агымын уңышка ирешү дип атады.

Инфекционистлар Covid-19 авыру күрсәткечләренең югары булуыннан курыкмаска куша, чөнки статистикага авыру билгеләре булмаган вирус йоктыручылар кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot