Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вирусолог Россиядә коронавирус буенча чикләүләр кайчанга кадәр булачагын әйтте
Александр Чепурнов сүзләренчә, галимнәр әлегә коронавируска каршы вакцинация вакытында иммунитетның нәтиҗәлелеген һәм аның күпме дәвам итүен белми.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Вирусолог, «Вектор» үзәге лабораториясенең элеккеге мөдире Александр Чепурнов URA.RU сайтына биргән интервьюсында Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләрнең өлешчә тагын бер-ике ел саклану ихтималы турында әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Безгә әле тагын бер-ике ел, вакциналардан дөрес итеп файдаланырга өйрәнгәнгә кадәр, шундый шартларда яшәргә, алтын урталыкны эзләргә, табибларның эшен җиңеләйтү өчен ниндидер чаралар кертергә туры киләчәк», — диде ул һәм катгый карантин кертергә кирәкмәвен — моның икътисадка тискәре йогынтысы булырга мөмкин икәнлеген искәртте.
Моннан тыш, Чепурнов билгеләп үткәнчә, галимнәр әлегә коронавируска каршы вакцинация вакытында иммунитетның нәтиҗәлелеген һәм аның күпме дәвам итүен белми.
«Һәм мәгълүматлар артмый торып белмәячәкбез дә. Өстәвенә, төрле вакцинадан төрле көчтәге һәм дәвамлылыктагы иммунитет барлыкка килү ихтималы да бар. Моны белгәч, тиешле вакциналар кулланачакбыз», — дип белдерде вирусолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз