Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вирусолог Россиядә эпидемиологик хәлнең яхшыру вакытын фаразлады
Александр Бутенко коронавируска каршы көрәштә Кытайны үрнәк итеп китерде.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны акрынлап кими. Ноябрь башындагы күтәрелештән соң бераз кимү күзәтелә, әгәр вазгыять бер-ике атна эчендә үзгәрмәсә, эпидемиологик хәлнең яхшыруы хакында әйтергә мөмкин.
Гамалея исемендәге үзәк вирусологы Александр Бутенко Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Фаразлар ясавы кыен, чөнки инфекциягә йогынты ясый торган күп кенә факторлар бар. Хәзер тенденция яхшы. Әлеге тенденция бер-ике атна сакланса, вазгыятьнең яхшыга таба баруы хакында сөйләргә мөмкин», — дип искәртте белгеч.
Бутенко билгеләп үткәнчә, чираттагы дулкын чигенгәннән соң да әле пандемия бетмәячәк. Шунлыктан гражданнарга барлык иминлек чараларын үтәргә, шул исәптән прививка ясатырга кирәк.
«Барысы да коронавирус инфекциясенә каршы тиешле чараларны үтәү дисциплинасына бәйле булачак. Әйтик, Кытайдан үрнәк алырга мөмкин. Анда эпидемия вакытында саклык чаралары катгый үтәлә. Алар шул рәвешле зур уңышларга иреште. Пандемия шунда башланды һәм алар аны җиңеп чыкты», — дип сүзен төгәлләде вирусолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз