news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вирусолог Россиядә Covid-19 эпидемиясе тәмамлану критериен атады

Инфекция йоктыруның яңа очраклары сизелерлек кимү эпидемиянең тәмамлануы хакында сөйләячәк.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Россиядә тәүлегенә инфекция йоктыруның яңа очраклары 100дән дә кимрәк теркәлә башласа, илдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус эпидемиясе тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, вирусолог, Сеченов университеты профессоры Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзер тәүлегенә инфекция йоктыруның 6 меңнән артык яңа очрагы теркәлә, бу берничә көн шулай дәвам итәчәк. Эпидемия тәмамланды дип әйтү өчен, инфекция йоктыруның яңа очраклары тәүлегенә берничә дистәдән артмаска тиеш», - дип ачыклык кертте белгеч.

Альтштейн билгеләп үткәнчә, инфекция йоктыручылар саны 3 яки 4 меңгә кадәр кимүе авыруның таралу темплары акрынаюы хакында сөйләячәк. «Әмма эпидемия тәмамланды дип әйтү өчен яңа ачыкланган очраклар тәүлегенә 100дән дә артмаска тиеш», - дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы Сингапур тикшеренүчеләренең Россиядә коронавирус эпидемиясе тәмамлану срокларын фаразлавы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot