news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Нетесов: Ковидның бишенче дулкыны дүрт ай дәвам итәчәк

Нетесов Россиядә ковидка каршы күмәк иммунитетның 60 проценттан да кимрәк булуын әйтте.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә башланган коронавирус пандемиясенең бишенче дулкыны дүрт айга кадәр барырга мөмкин.

Моның сәбәбе — коллектив иммунитетның җитәрлек булмавы. Бу хакта вирусолог, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнологияләр, микробиология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Әлбәттә, безнең тиз генә вакцина ясатып, вирусны юк итә алуыбыз да бар, ләкин начаррагына да әзер булырга кирәк. Бу дулкын озак — ике-өч-дүрт айга барырга мөмкин», — диде тикшеренүче.

Шул ук вакытта Нетесов Россиядә ковидка каршы күмәк иммунитетның 60 проценттан да кимрәк булуын әйтә. Илдә коронавируска каршы вакцинация темплары җитәрлек түгел дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100