Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вирусолог Нетесов COVID-19дан тулысынча савыгу билгеләрен атады
Коронавируска ПЦР-тест һәрвакытта да төгәл нәтиҗә бирми. Бу анализ өчен пробаны ешрак пациентның борын һәм авыз куышлыгыннан алалар, ә вирус организмның инде башка җиренә үтеп кергән була ала.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Авыз һәм борын куышлыгыннан, билгеле булганча, вирус организмга бик тиз үтеп керә: ул үпкәләргә, канга, эчәклеккә китәргә мөмкин», — дип сөйләде Sputnik радиосына биология фәннәре докторы, профессор, Новосибирск дәүләт университетының табигый фәннәр факультетының биотехнология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шуңа күрә, организмда вирус юклыгына инану өчен, бер ПЦР-тест узу гына җитми. Бераздан тестны яңадан тапшыру һәм өстәмә рәвештә канны тикшерү тагын да отышлырак булыр иде, ди ул.
ПЦР-тестларны өч көнлек интервал белән эшләү зарур. Организмда вирус булмавына инануның тагын бер ысулы бар: авыз һәм борын куышлыгындагы ПЦР нәтиҗәләре бөтенләй тискәре хәлгә килгәч, кандагы ПЦРны тикшерергә кирәк. Организмда коронавирусның булмавын расларга сәләтле тагын бер тикшеренү — антитәнчекләргә анализ.
Әгәр канда IgG класслы антитәнчекләр шактый күп, тик шул ук вакытта IgM класслы антитәнчекләр юк икән, димәк, инфекциянең кискен фазасы ким дигәндә бер ай элек узган. Әмма IgM дәрәҗәсе югары икән, димәк, организмда вирус бар әле, дип аңлатты Нетесов.
Ул шулай ук инфекциядән савыккан кешенең дә кабат COVID-19 йоктыру куркынычы булуын искәртте. Авыру йоктыру ихтималын киметү өчен вакцинация узарга кирәк. Прививка шулай ук авыруның катлаулы формада узуын да булдырмый кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз