news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вирусолог коронавирус киләчәктә дә юкка чыкмаячак дип фаразлый

Безгә әлеге вирус белән бик озак һәм даими рәвештә шөгыльләнергә туры килер, мөгаен, дип искәртте Анатолий Альтштейн.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Вирусолог Анатолий Альтштейн ura.ru порталына биргән интервьюсында тиздән Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимиячәген фаразлады, әмма вирус юкка чыкмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Өстәвенә, дөньяда инфекциягә иммунитеты барлыкка килгән кешеләр шактый күп, күпсанлы вакцина уйлап табылды, күп кеше авырды. Нәтиҗәдә, вирусның перспективалары начар. Эпидемия чигенәчәк», — диде галим.

Шул ук вакытта, ул вирус кешелек популяциясеннән китмәячәк дип саный. «Коронавирус калачак, әмма инде пандемия халәте булмаячак. Нормаль тормышка кайтачакбыз, шулай да безгә әлеге вирус белән бик озак һәм даими рәвештә шөгыльләнергә туры килер, мөгаен», — дип искәртте Альтштейн.

news_right_1
news_right_2
news_bot