Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вирусолог коронавирус киләчәктә дә юкка чыкмаячак дип фаразлый
Безгә әлеге вирус белән бик озак һәм даими рәвештә шөгыльләнергә туры килер, мөгаен, дип искәртте Анатолий Альтштейн.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Вирусолог Анатолий Альтштейн ura.ru порталына биргән интервьюсында тиздән Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимиячәген фаразлады, әмма вирус юкка чыкмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Өстәвенә, дөньяда инфекциягә иммунитеты барлыкка килгән кешеләр шактый күп, күпсанлы вакцина уйлап табылды, күп кеше авырды. Нәтиҗәдә, вирусның перспективалары начар. Эпидемия чигенәчәк», — диде галим.
Шул ук вакытта, ул вирус кешелек популяциясеннән китмәячәк дип саный. «Коронавирус калачак, әмма инде пандемия халәте булмаячак. Нормаль тормышка кайтачакбыз, шулай да безгә әлеге вирус белән бик озак һәм даими рәвештә шөгыльләнергә туры килер, мөгаен», — дип искәртте Альтштейн.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз