news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вирусолог: Коронавирус белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин

«Омикрон» яңа штаммының төгәл аерым билгеләре юк, ул салкын тию кебек бара, - дип искәртте белгеч.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин. Мондый мәгълүматлар белән «URA.RU» агентлыгына вирусолог Анатолий Альтштейн уртаклашты.

«Гадәттә коронавирус белән авырып киткән кешеләр өч-дүрт атнадан соң үлә башлый», — дип аңлатты белгеч.

Коронавирусның «омикрон» штаммы өзлегүләрнең башка төрле билгеләрен яки үлем-китем санының күбрәк булуын күрсәтмәде, дип ачыклык кертте.

«Авыруның төгәл аерым билгеләре юк. Ул салкын тию кебек бара», — дип белдерде Альтштейн.

news_right_1
news_right_2
news_bot