news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вирусолог гриппка каршы прививканы ни өчен шушы көннәрдә ясарга кирәклеген аңлатты

Эпидсезон алдыннан гриппка каршы вакцинация ясарга өлгерергә була, әмма моны якындагы көннәрдә эшләргә кирәк, чөнки иммунитет өч атна формалаша. Бу хакта РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе академигы, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнология, микробиология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов сөйләде.

«Чынлыкта иммунитетны тулысынча формалаштыру өчен өч атна кирәк. Әлбәттә, вакцина ясау өчен соңрак инде, ләкин ул да файдалы булырга мөмкин. Һәм моны хәзер үк, бу атнада эшләргә кирәк», - диде ул.

Вирусолог сүзләренчә, грипп буенча эпидемия сезоны дуңгыз (H1N1) һәм Гонконг (H3N2) А тибындагы вариантларның циркуляциясен, шулай ук В тибындагы грипп вирусының бер подтибын берләштерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot