news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Covid-19 авыруын тулысынча җиңү өчен ике ысул булуын әйтте

Авыруны җиңеп генә чыгу өчен аңа карата тотрыклылык механизмын аңларга кирәк.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусын төрле ысуллар белән тулысынча җиңәргә була. Бу хакта Федераль фундаменталь һәм трансляция медицина тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вирусолог Александр Чепурнов сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.

Галим фикеренчә, иң беренче чиратта, кайбер кешеләрдә вируска тотрыклылык сәбәпләрен өйрәнергә кирәк. «Тотрыклылык сәбәпләрен ачыклау өчен көчле генетик-аналитик тикшеренү яки иммунологик тикшеренү кирәк <…> «, — дип аңлата ул.

Чепурнов шул ук вакытта Covid-19 авыруы сәбәпләре генетик булган кебек иммунологик та булырга мөмкин булуын искәртә.

Моннан тыш, коронавируска каршы көрәшнең тагын бер юлы нәкъ менә аңа каршы нәтиҗәле химиотерапия препаратлары булдыру булырга мөмкин.

«Без моның С гепатиты мисалында була алуын беләбез. <…> бу авыруны (гепатит С — Т-и иск.) ышанычлы дәвалый торган иң нәтиҗәле өч юнәлешле химиотерапия препаратлары эшләнде», — ди вирусолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100