news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог: Алдагы эпидемия сезонында коронавирус һәм грипп өстенлек итәчәк

Алдагы эпидемия сезонында коронавирус инфекциясе һәм грипп өстенлек итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең вирусология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Елена Малинниковага сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, узган еллардагы кебек үк коронавирус кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең гомуми структурасына керә. «Коронавирус инфекциясенең грипп белән бергә быелгы эпидемия сезонында да башка төп вируслы инфекцияләр арасында өстенлек итәчәгенә әзер булырга кирәк», - дип искәртте Малинникова.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемиягә кадәр дә коронавирус китереп чыгарган башка инфекцияләр, грипп кебек үк, башка ОРВИлар арасында 15 процентны биләгән. Шул ук вакытта, бүген риновирус һәм аденовирус инфекцияләре теркәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100