news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виртуоз скрипкачы, милләттәшебез Алена Баева Бишкәктә зур концерт бирде

Виртуоз скрипкачы, милләттәшебез Алена Баева Бишкәктә зур концерт бирде

(Бишкәк, 16 ноябрь, «Татар-информ», Илдар Сәмигуллин). Кыргызстан башкаласы Бишкәкнең Милли академия опера һәм балет театрында Россиянең виртуоз скрипкачысы Алена Баева «Симфония Ала-Тоо» оркестрына кушылып, зур скрипка концерты программасы белән чыгыш ясады. Алена – скрипка сәнгате буенча үткәрелгән күпсанлы конкурсларда, шул исәптән Мәскәүдә үткән Паганини исемендәге конкурста да җиңеп чыккан оста скрипкачы. Бишкәктә үткән әлеге концертта да ул оста башкаруы белән тамашачыларны тәмам әсир калдырды. Оркестр белән АКШ дирижеры Чарльз Ансбакер дирижерлык итте.

Алена Баева Кыргызстанның Ош шәһәрендә туып үскән. Музыкага аны әнисе, оста пианистка Гүзәл ханым тарткан. Ә Бишкәккә ул әбисе Фәридә ханым белән бергә килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100