news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виртуоз музыкант Рөстәм Вәлиев каберенә таш куелачак

Чарада катнашырга теләүчеләр өчен махсус автобус билгеләнгән

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 2 октябрь көнне сәгать 10.00 дә Казанның Киндерле мөселман зиратында җирләнгән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант Рөстәм Вәлиев каберенә таш куелачак.

Әлегә чарада катнашырга теләүчеләр Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яныннан кузгалачак махсус автобус белән бара ала. Автобус филармония яныннан сәгать 8.30 да кузгалачак. Заявкаларны 1 октябрь сәгать 17.00 гә кадәр 8 (843) 277 15 20, 8 9053126758 телефоннарына шалтыратып (Земфира Гыйльметдинова) бирү шарт, диелә филармониянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп үтәбез: тумышы белән Самара өлкәсеннән булган Рөстәм Вәлиев 2014 елның 5 мартында 52 яшендә кинәт вафат булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100