news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виртуаль танклар ярышын күзәткән архив хезмәткәрләре: Уеннарга караш үзгәрде

Виртуаль танклар ярышын күзәткән архив хезмәткәрләре: Уеннарга караш үзгәрде
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Киләчәк уеннары» кысаларында «Танклар дөньясы» уены буенча ярышлар башланды. Виртуаль уенны карарга төрле яшьтәге тамашачы килгән. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре фикеренчә, ярышлар яшьләрне аңларга ярдәм итә.

Архив эшен үстерү һәм мәгълүмат хезмәтләрен оештыру бүлеге мөдире Лилия Салихова үзенең күзәтүләре белән уртаклашты. «Мондый уеннарда бик игътибарлы булырга, тиз фикер йөртергә кирәклеген аңладым. Командада эшли белүне сорый торган ярышлар. Үзем өчен бу темага карата ачышлар күп булды. Балалар бик күпне белә. Шулай да, балалар чын спорт һәм виртуаль уеннарны бертигез дәрәҗәдә алып барсын иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүлек белгече Чулпан Гыйниятуллина хоккей уеннарын карарга баруларын да әйтте. «Киләчәк уеннары» яшьләр өчен генә дип уйлап ялгышканбыз икән. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә ярышлар бик кызыклы икән, үзебез өчен яңалыклар алдык, кызыгып карап утырдык. Виртуаль танк уеннарын караганым юк иде, беренче тапкыр күрәм. Без яшь чакта уйнаган «морской бой» уенын хәтерләтә, дип карап утырдык. – дип сөйләде ул.

Шулай ук бүлек белгече Рамилә Закирҗанова фикеренчә, бу ярышлар яшьләрне аңларга ярдәм итә. «Безнең өчен бу уеннар бөтенләй яңа. Ярышта катнашучыларның күбесе минем малайлар яшендә. Минем балалар да бу уеннарны уйный, без тиешенчә бәяләп тә бетермибез икән. Бу уенга килгәч, аларның әһәмияте бар икән, дигән фикер туды. Уенга карата фикере үзгәрде. Минемчә, бөтен кеше дә алай итеп уйный алмый. Бу ярышлар яшь буынны аңларга ярдәм итте. «Минем балалар белән барысы да тәртиптә», – дип тынычландым», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100