news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виней Салдана: «Татарстан СПИД эпидемиясен чикләү мөмкинлекләренә ия”

Илдар Халиков UNAIDS оешмасының Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядәге төбәк офисы директоры белән очрашты

 (Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Якындагы өч елда Татарстанның СПИД эпидемиясен чикләү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Бу хакта бүген UNAIDS оешмасының Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядәге  төбәк офисы директоры Виней Салдана ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: UNAIDS ВИЧ/СПИД эпидемиясе һәм аның нәтиҗәләре белән һәрьяклап көрәшү өчен булдырылган БМО оешмасы булып тора.

Очрашуда Илдар Халиков билгеләп узганча, UNAIDS кебек оешмалар ярдәмендә кешеләр, беренче чиратта яшьләр, сәламәтлек һәм ВИЧ ны кисәтү мәсьәләләренә игътибарны арттыра. Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына нәкъ 100 көн калды. Эре халыкара ярышлар үткәрү кысаларында, UNAIDS “XXI гасыр афәте” нә каршы көрәшне пропагандалау мәсьәләләрендә Татарстан белән актив хезмәттәшлек итә, дип искәртте ул. “Сез СПИД ны кисәтү һәм башлангычында ачыклау буенча зур эш алып барасыз, шул исәптән Татарстанда да. Гражданнар ВИЧ-инфекция буенча тест үткәрүне алар өчен бик мөһим булуын аңлый”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Бүген ВИЧ тестын һәр өченче татарстанлы уза. Бу күрсәткеч Россиядәге уртача күрсәткечләргә караганда югары. “Шул сәбәпле, бездә башка төбәкләргә караганда, ВИЧ-инфекциялеләрне ешрак ачыклыйлар. Бу бездә авырулар күбрәк икәнлеген аңлатмый. Бу бездә профилактика һәм ачыклау эше яхшырак җайга салынуын белдерә”, - дип ассызыклады Халиков.

Виней Салдана ТР Премьер-министрына җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм UNAIDS оешмасы Татарстан, шул исәптән мөһим халыкара спорт ярышларын үткәрү вакытында беренче елын гына хезмәттәшлек итми, дип белдерде.

UNAIDS оешмасының Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядәге төбәк офисы директоры, Татарстанда СПИДка каршы көрәш механизмы яхшы җайга салынуы белән килеште. “Мин Россиядә бу өлкәдә 20 ел эшлим. Биредәге кебек квалификацияле һәм югары дәрәҗәдә эш оештырылуын күргәнем юк иде. Республикада ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау, чыннан да, ешрак. Биредә, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, дәвалау да яхшы дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үтте ул.

В.Салдана, Татарстанның СПИД проблемасын тулысынча хәл итәргә сәләтле Россия төбәкләрнең берсе булуын белдерде. Бу якындагы өч елда чынга ашарга мөмкин. “Бүген СПИД эпидемиясенә нокта кую вакыты җитте. 10-16 ел элек бу мөмкин эш түгел иде, әмма бүгенге технологияләр моңа сәләтле”, - дип белдерде UNAIDS оешмасының Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядәге  төбәк офисы директоры.

Бүген Россиядә 700 дән артык СПИД белән авыручы дәвалауга мохтаҗ. Андый пациентны дәвалау елга уртача 70-300 мең сумга төшә. Ә 10 ел элек дәвалау бәясе 1 млн сумнан артып китә иде. “Без фармацевтика компанияләре белән күп санлы сөйләшүләр алып бардык. Бүген бу эшнең нәтиҗәсен күзәтә алабыз”, - дип белдерде Салдана.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot