news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева «Үзгәреш җиле»нең алдагы концертлары өчен репертуар сайлый башлаган

«Үзгәреш җиле» фестивале 2016 елда башлангыч алды. Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә.

Винера Ганиева «Үзгәреш җиле»нең алдагы концертлары өчен репертуар сайлый башлаган
Султан Исхаков

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Үзгәреш җиле» фестивале алга таба да татар җырларын Европа дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. Проектның вокал буенча педагогы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә фестивальнең киләчәге турында күзаллаулары белән бүлеште.

«Хәзер яңа репертуар барлыйбыз. Репертуарда халык җырлары да, ретро-романслар да булачак. Бәлкем, яңа башкаручылар өстәлер. Ләкин төп башкаручылар — иң талантлы, иң креатив җырчылар калачак. Симфо-джаз оркестры да калыр», — диде Винера Ганиева.

«Безнең аранжировкалаучыбыз да елдан-ел камилләшә, яңа аранжировкалары белән ул безнең милләт кешесенә әверелә башлады. Бәлки аранжировкалар йомшаграк, җылырак булыр. Әмма алар Европа дәрәҗәсендә булачак. Без татар җырын югары баскычка күтәрергә тиеш. Ел буе әзерлек алып барабыз. Төп репетицияләр җәй айларында башланачак. Декабрь аенда гала-концертыбыз булачак», — диде ул.

  • «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале кысаларында Эльмир Низамов белән Ренат Харис иҗат иткән «Алтын Казан» мюзиклы яңартылып куелачагы да билгеле. Бу хакта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр иткән иде. Мюзиклда фестиваль җырчылар да катнашачак.

17 гыйнварда «Үзгәреш җиле» фестивале концерты Нью-Йоркның Карнеги-холл залында үтте. Биредә фестиваль дәвамында әзерләнгән иң яхшы җырлар башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100