Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Винера Ганиева: Җырчыны тембры белән истә калдыралар
Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы халык мәхәббәтен казаныр өчен җырчы нинди булырга тиешлеген әйтте.
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева тамашачы күңелен яулау өчен җырчының үзенә хас тембры булу мөһимлеген билгеләп узды.
«Җырчыны тембры белән истә калдыралар. Салаватны беркем белән дә бутап булмый, Зәйнәпне, Хәнияне, Әлфия апа, Илһам абыйны, Хәмдүнәне, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Венера Шәмиеваны… Аларны, радиодан яңгырасалар, бөтен кеше таный. Җырчыга үзенең матур тембрын табу бик мөһим», — дип әйтте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә интервью барышында.
Винера Ганиева фикеренчә, үзенчәлекле тембрга ия булу өчен укырга кирәк, чөнки җырчы профессиясенең бөтен нечкәлекләрен, методикасын аңлау зарур.
«Җырчы һөнәре бик җиңел дип уйламасыннар. Ул бик авыр. Кеше күңеленә онытылмаслык шәхес булып кереп каласың килсә, син үз тембрыңны табарга, җырны җиренә җиткереп башкарырга тиеш.
Халык мәхәббәтен яулау — җиңел әйбер түгел. Үзеңнең йөзең бердәнбер булуын исбатларга кирәк», — дип ассызыклады Винера Ганиева.
«Хәзер яшьләр җырчы һөнәренә омтыла. Алар акча бик җиңел бирелә дип уйлый. Бу бик зур ялгышлык. Җырчы һөнәреннән дә авыр профессия юк дип уйлыйм. Шахтер профессиясенә тиңләр идем мин аны, алтын рудаларны казып чыгаруга тиң. Әгәр дә бу профессиядә халык күңелен тиз генә яулыйбыз дип уйласалар, бик ялгышалар, анда кабатланмас булу өчен әле шактый тир түгәсе», — дип кисәтте җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз