news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Винера Ганиева Махсус хәрби операциягә багышланган «Алга» клибын тәкъдим итте

Винера Ганиева Махсус хәрби операциягә багышланган «Алга» клибын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ватанны саклаучылар елында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга багышланган «Алга» клибын чыгарды.

Татар телендәге җыр хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тиеш. Аның сүзләре – батырлык һәм җиңүгә ышаныч турында.

Исегезгә төшерәбез, бу Винера Ганиеваның Махсус хәрби операциягә багышланган беренче җыры түгел. Узган ел Винера Ганиева «Җиңү килә» җырын чыгарды.

«Мин бу җырны яздырганда, туктый алмый бик күп еладым. Аның сүзләре һәм көе миңа шулкадәр тәэсир итте, күңелгә тиде», – дип уртаклашты Ганиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot