Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Винера Ганиева: Махсус хәрби операциядәге батырларыбыз Җиңү белән кайтуына ышанабыз

Теләче районыннан чыккан сәхнә йолдызлары катнашында «Без бергә» дип исемләнгән хәйрия концертында Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, тамырлары Теләче ягыннан булган Винера Ганиева да чыгыш ясады һәм теләкләрен әйтте. Концерт тамашасы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте.
«Сезнең алкышларны ишетү – минем өчен зур бәхет. Әлеге хәйрия концертын бик нык көтеп алдык. Махсус хәрби операциядәге батырларыбыз Җиңү белән кайтуына ышанабыз. Аларга рухи көч бирү ниятеннән концертны оештырдык бу хәйрия тамашасын. Әлбәттә, тормышта төрле вакытлар була. Шулай да һәрчак оптимистик кәефтә булырга өндәп чираттагы җырымны башкарыйм. Без бит бу җиргә яратырга туганбыз. Яратырга яралганбыз туган илебезне, туган телебезне, әти-әнине, сөйгән ярны балаларны һәм җиһанны. Әлеге сүзләр һәркемнең яшәеш девизы булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга җырчы һәм «Яратыгыз» дигән җырны башкарды.
Концерт барышында ТР атказанган артисткасы Айгөл Бариева исә хәйрия чарасында катнашучы коллегаларына рәхмәтләрен әйтте.
«Берсүзсез шушы изгелекле чарада катнашырга чакыру алу белән ризалаштым. Һәм үз чиратымда аны оештыручыларга, биредә катнашкан сәхнә буенча коллегаларыма, әлбәттә, сезгә тамашачыларыма – рәхмәтләремне ирештерәм. Без барыбыз да бер теләктә: дөньяда тынычлык урнашып, ир-затларыбыз өйләренә исән-сау кайтсын иде. Без һәр көнне шул теләктә, шул хакта догада», – дип сөйләде артистка.
Концертта күпчелек Теләче районында туып-үскән яки тамырлары шушы яктан булган җырчылар, сәнгатькәрләр катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз