news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева Карнеги-холлдагы «Үзгәреш җиле»ндә буш урыннар булу сәбәбен аңлатты

Нью-Йоркта узган татар концертының икенче бүлегендә буш урыннар барлыкка килү катгый тәртипләргә бәйле.

Винера Ганиева Карнеги-холлдагы «Үзгәреш җиле»ндә буш урыннар булу сәбәбен аңлатты
Эдуард Хәйруллин

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева Карнеги-холл концертлар залында «Үзгәреш җиле» фестивале концерты вакытында тәнәфестән соң залда буш урыннар булу сәбәбен аңлатты. Фестиваль концертында буш урыннар булуын республика электрон газеталарының берсе язган иде.

«Концерт вакытында тамашачы арасында йөрдем. Җыелган тамашачы тәнәфестә сөйләшеп туялмады. Залга чакырып кыңгырау яңгырагач, кайберәүләр өлгерә дә алмады — ишекләр ябылган иде. Бездә соңга калучыларны кертәләр, анда каты тәртип. Фойеда калган милләттәшләребез өске ярусларга менеп китте», — дип аңлатты Винера Ганиева «Татар-информ»да Нью-Йорктагы татар концертына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә.

«Кайбер матбугат чараларының разведчиклары булгандыр инде, «Беренче тәнәфестән соң йөзләп кеше чыгып киткән», дип яздылар. Бу дөрес түгел. Соңга калгач, мине дә кертмәделәр, яшерен юллар белән генә залга үтә алдым», — диде ул Карнеги-холл залында тәртипләрнең каты булуына басым ясап.

  • 17 гыйнварда «Үзгәреш җиле» фестивале концерты Нью-Йоркның Карнеги-холл залында үтте. Биредә фестиваль дәвамында әзерләнгән иң яхшы җырлар башкарылды.
  • «Үзгәреш җиле» фестивале 2016 елда башлангыч алды. Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә.
  • Карнеги-холл — Нью-Йорктагы концерт залы. Дөньядагы иң затлы концерт залларының берсе. Гомуми сыйдырышлылыгы — 2800 урын.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100